Остазыбыз –

озак еллар Саба районы мәгариф бүлеге җитәкчесе булып эшләгән  

Зиннуров Шамиль Зиннур улы турында истәлекләр

 

Табигатьтә ап-ак карлы, саф һавалы кыш хөкем сөрә. Мин яңа гына явып үткән кар өстеннән атлыйм. Табигатьнең сафлыгы күңелгә дә үтеп керә шикелле. Күңелдә уйлар, матур истәлекләр... Истәлекләр... истәлекләр...

Шамил Зиннурович тормыш баскычы буенча күтәрелгәндә үткәнгә дә карый, киләчәккә дә күз сала белде. Ул үзенең гамәлләре һәм ниятләре белән безнең күңелләргә нур өстәде, олыларны кадерләргә, кечкенәләрне яратырга өйрәтте. Башкаларны бәхетле  итәргә омтылучы, хезмәтләрен күреп бәяләүче, үзе турында, үзенең ихтыяҗлары турында онытырга сәләтле кеше иде ул.  Аның күңеле матур, нечкә йөрәге олы иде. Намуслы, иманлы, күңел чисталыгы, сабырлыгы булган  Шамил Зиннуровичның безнең арадан китеп баруына да ике ел тулды.

     Ваемсыз, беркем турында да  кайгыртмый торган кешеләр дә, тормыштагы яман һәм вак әйберләр дә, бик тиз онытыла. Ә игътибарлы  һәм акыллы кешеләр мәңге хәтердә сакланалар. Аларның әйткән сүзләрен дә, эшләрен дә, төс-битләрен дә, ә хәтта матур итеп елмаюларын да һәркем сагынып искә ала. 

Прикрепления:
Категория: |Просмотров: 1167 | Добавил: Fidane |Дата: 27.01.2012 | Комментарии (0)

 Үзе гали, үзе гади иде...
     Кеше исәннәр күңелендә күпме сакланса, ул шуның кадәр гомерле була. 
    Күңелләргә яктылык, матурлык, аклык һәм сафлык өстәп, гомернең тагын бер елы узып китте. 2010 нчы ел – Укытучы елы буларак үтте.
    Әмма күтәренке күңел, зур өмет, ышаныч белән башланып киткән елны, көтмәгәндә кайгы сөреме каплады. Гыйнвар аенда хөрмәтле зыялыбыз, "Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган укытучысы”, акыллы, кешелекле, кече күңелле шәхес - Зиннуров Шамил Зиннур улы безнең арадан көтмәгәндә китеп барды.
    Шамил Зиннуровичның җырга тиң гомер юлының, тормышының кыл уртасында өзелүе – бик кызганыч. Кеше тормыш мәйданында көрәшә. Кайберәүләр генә үзләренә бүләк ителгән гомернең тәмен, ләззәтен тоеп озак яшиләр. Андый бәхетле җан ияләре кайсыбызны гына сокландырмый икән?! Әмма дөньялыкта кешеләрне мәхәббәт һәм нәфрәт, бәхет янәшәсендә хәсрәт сагалап тора. Гомер агышлары, яшәү яме, тормыш матурлыгы белән гомерләрнең үткәне сизелми дә кала. Шуңа күрә, тормыш итүне "күз ачып йомган ара” дип юкка гына әйтмиләр.
Прикрепления:
Категория: |Просмотров: 824 | Добавил: admin |Дата: 19.01.2011 | Комментарии (0)

2010 елның 1 сентябрендә Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе базасында 21 ел Саба районы мәгариф бүлеген җитәкләгән,  Россия һәм Татарстанның атказанган укытучысы Шамил Зиннур улы Зиннуровның музей – бүлмәсе ачылды. Хәтер – хатирәләрне яңартырга теләгән һәркем өчен музей ишекләре һәрвакыт ачык, рәхим итегез.



Прикрепления:
Категория: |Просмотров: 914 | Добавил: Administrator |Дата: 07.09.2010 | Комментарии (0)

Туган көнең белән, Шамил абый,

Чәчәк белән тулган каберең

Искә алып без дә килә алмасак,

Кемнәр белер КЕШЕ кадерен?!

Әкрен генә бара дөнья Сезсез

Шул ук сулар, шул ук чишмәләр…

Ләкин… Төссез Сездән башка дөнья,

      Бар да сагынып Сезне көтәләр.

Кайтмассыз шул инде, Шамил абый,

Бакыйлыкка күчкән җаныгыз

Күктән карап күзәтәсез кебек:

«Үлгәннәрнең, дуслар, исән чакта

Кадерләрен белеп калыгыз!»

Сары чәчәкләрем… Сезнең өчен

Сары чәчәк – сагыш билгесе.

Сезне сагынганга үстердем шул

Аларның да сары төслесен.

 

                    Гөлнәзирә Нигматова
Югары Симет

                                         

Прикрепления:
Категория: |Просмотров: 609 | Добавил: admin |Дата: 12.08.2010 | Комментарии (0)

2010 елнын 19 гыйнвары АНЫ бездэн мэнгелеккэ алып китте… Энергияле, яшэу дэрте ташып торган житэкчебез инде безнен арабызда юк. Кылган гамэллэре белэн башкаларнын кунелен жылытып яшэуче, кин эрудицияле, куркэм шэхси сыйфатларга ия иде Шамил Зиннурович. Жаны-тэне белэн мэгарифкэ, халыкка хезмэткэ бирелгэн, гажэеп дэрэжэдэ соклангыч шэхес, чын мэгънэсендэ олы педагог иде ул: ботен рухы, жаны-тэне белэн, эдэплелеге, олыны-кечене ихтирам итуе, эхлаклылыгы белэн чын могаллим иде. Анын белэн узенне борчыган проблемалар буенча да рэхэтлэнеп гэп куертырга, гомумэн, тормышнын торле олкэлэре турында да сойлэшергэ момкин иде. Нинди генэ темага кагылсан да уз фикерен тыныч кына житкерер иде ул. Ижатка, сэнгатькэ гашыйк, кузендэ иман чаткылары, йозендэ михербанлылык нуры уйнар иде. Энэ шундый куркэм сыйфатлары очен АНЫ хормэт иттелэр, чын КЕШЕ булганы очен хезмэттэшлэре, дуслары арасында абруй казана алды ул.
        …Бэсле чыршылар, сыкы сарган имэн егетлэре аны монсу гына башларын иеп сонгы юлга озата. Тыныч йоклагыз, Шамил Зиннурович! Без Сезне, Сезнен кылган изге гамэллэрегезне мэнгегэ йорэгебездэ сакларбыз…


                                                 ФОТОАЛЬБОМ
Прикрепления:
Категория: |Просмотров: 6362 | Добавил: Administrator |Дата: 01.02.2010 | Комментарии (13)

Тик шулай да язмагандыр миңа
Бөтен килеш кенә йөрергә:
Йөрәгемне алып китим дисәм,
Ярты җаным кала биредә...

Харрас Әюп.

   Зәмһәрир гыйнварның чалт аяз иртәсендә, сәгать телләре сигезгә якынлашкан минутларда коточкыч хәбәр ирештерделәр: Шамил Зиннурович кабинетында вафат булган...
     һич уйламаганда килеп туган әлеге кайгы бик күпләрнең күңелләрен тетрәндерде, зиһенен чуалтты, бер мәлгә телсез-сүзсез калдырды. Көтелмәгән бу хәлгә беркемнең дә ышанасы килмәде. Вафатына шактый вакыт үтсә дә, күңел аны яратып фәкать өч сүзне тәкрарлый: кешелекле, затлы идең.
     ...Район мәгариф бүлеге урнашкан Мәктәп урамындагы бинага без килеп җиткәндә, Шамилнең гәүдәсе эш бүлмәсендә иде әле. Инфаркт булган, диделәр. Әйе, йөрәк өчен бик авыр заманда яшибез шул. Кызганычка каршы, гаять катлаулы кискен борылышлар чоры туры килде безнең буынга...
       Хәбәрнең яхшысы да, начары да тиз тарала. Сәгате-минуты белән Шамил Зиннур улының хезмәттәшләре, дуслары, туганнары эш урынына җыйнала башлады. Җәмәгате Зөлфия күптән биредә, татар дөньясына билгеле булган улы Зөлфәт Казаннан ук кайтып җитте. Хатын-кызлар елаша, ир-атларның да күзләрендә яшь, тамакларында төен.
     Менә мәрхүмнең кабинет ишеге киң итеп ачылды. Бер мизгелгә тынлык урнашты. Иртән эшкә килгәч, салып куйган туны белән бүреген алып чыктылар башта. Аннары үзен... Шулай итеп, Шамилебезне 19 гыйнвар көнне мәгариф бүлегеннән озатып калдык. ... Читать дальше »
Прикрепления:
Категория: |Просмотров: 2570 | Добавил: admin |Дата: 31.01.2010 | Комментарии (1)