Главная » 2017 » Апрель » 10 » 17-25 апрель "Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы" дип игълан ителде.
19:43
17-25 апрель "Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы" дип игълан ителде.

 17-25 апрель "Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы" дип игълан ителде. Шуңа әзерлек максатыннан, 10 апрель көнне Ә.А.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта мәктәбенең 5 сыйныф "Ак җилкән" отрядында җыен булып үтте. Җыенда укучыларга бу атнада нинди эшләр эшләргә кирәклеге, килеп чыгышы, үткәрелү максатлыры аңлатылды. Алар белән берлектә "игелек" агачы ясадык, анда җимешләр беркеттек, бу җимешләр "Язгы мәргәмәтлелек атнасы"нда эшләнәсәк эшләр күләмен аңлата. Шулай булгач әле безне алда зур эшләр көтә.
Шулай ук хәрәкәтле уеннар өлешендә биеп күңел ачтык, игътибарлылыкны тикшерү максатыннан төрле уеннар уйнадык.
Бүгенге җыен аеруча да күңелле һәм мавыктыргыч үтте.

Просмотров: 414 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]