Главная » 2010 » Сентябрь » 2 » 1 сентябрь – Белем бәйрәме
10:40
1 сентябрь – Белем бәйрәме
Җәйге кызу көннәрдән соң  1 сентябрьда районның мәгариф учреждениеләре үзләренең укучыларын кабул итеп алды. 39 мәктәптә 44 сыйныфка 340 укучы тәүге тапкыр белем иленә аяк басты. 11 сыйныфта яңа уку елында якынча 313 укучы белем һәм тәрбия алачак. Һәр мәктәптә бүгенге бәйрәм иртәсе тантаналы төстә башланып, аерым сценарий нигезендә алып барылды. Белем бәйрәме авыл җирлеге имамнарының юлламасы белән башланып китте. Тантанада шулай ук авыл җирлеге башлыклары, күмәк хуҗалык җитәкчеләре, район администрациясе һәм мәгариф бүлеге вәкилләре катнашып укучыларга, мәктәп коллективларына үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр. Яңа уку елында яңгыраган тәүге кыңгырау чыңыннан соң укучылар классларына таралды: һәр класста сыйныф сәгате Свияжск утравы һәм Болгар тарихи архитектура музей-тыюлыгын торгызу, гомумән  мәдәни һәм тарихи ядкарьләрне  саклау,  үстерү проблемаларына багышланды.   
Просмотров: 2980 | Добавил: Administrator | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1 БулатШакир  
0
Свияжск утравы турында ни сөйләргә дә белмәдем. Үзенең дәүләтчелеген җимерүдә хәл иткеч роль утәгән әлеге утрау турында зурлап сөйләү бары татардан гына буладыр. Бер урыс дутым белән сөйләшүдән өземтә китерәм:
А у меня опять вопрос.
Спускалась ли в школу из РОНО тема первого урока и как она звучала?

Да и с администрации и с РОО представители были. Тема урока: Исторические места- Великий Булгар и крепость Свияжск -наша история

Н-да. строго пропорционально. но неоднозначно.
Не понял, попроще объясните пожалуйста.
Ну я так понимаю - Булгар - татарская составляющая, свияжск - русская.
Неоднозначно - потому что в ТАТАРСКОЙ школе тему взятия казани лучше не упоминать. особенно в начальной. неоднозначно всё

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]