Главная » 2013 » Июль » 20 » «Кояшкай» лагереның «Техник иҗат» сменасында V көн
09:46
«Кояшкай» лагереның «Техник иҗат» сменасында V көн
Бүген "Кояшкай” сәламәтләндерү лагереның бишенче көне. "Техник иҗат” атналыгы ахырына якынлаша, әмма балаларның зур уңышларга ирешүе, нәтиҗәле эш күрсәтүе һәркемне шатландыра. Мәсәлән, "Кулинария” шөгылендә мастер-кондитер, Нурия Галимовна, балаларны шурпа, үзбәк пылавы пешерү серләренә өйрәтте. Шушы табын янына балалар "Грек” салаты ясадылар.
"Кино” шөгылендә балалар үзләре төшергән видео һәм фотокарточкаларны монтажлау кагыйдәләрен өйрәнделәр.
Шулай ук "Автоматизация” белән кызыксынучы балалар үрдәкләр өчен ясалган миниферма белән күпләрне таң калдырдылар.
Лагерьның бүгенге кунакларының берсе булган, район башлыгы Рәис Нургалиевич, балаларның хезмәтләрен күреп, аларны мактап китте.
Кичке чара "Бантиклар киче” вакытында балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, аннары "Рудольф Нуриев” киносын карау тәэсирле булды.
Просмотров: 419 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]