Главная » 2017 » Сентябрь » 1 » 2017-2018нче уку елына старт бирелде
18:35
2017-2018нче уку елына старт бирелде

   

        2017-2018нче уку елында районыбызда 436 укучы тәүге тапкыр белем иленә аяк баса, 1сыйныфка укырга керә. Бүгенге көндә районда 11 урта, 7 төп, 2 башлангыч мәктәп - филиал, 1гимназия, 1лицей,  1кадет интернат - мәктәбе, 1сәләтле балалар өчен фәннәрне тирәнтен үзләштерүче интернат - мәктәп, Кызыл – Мишәдә мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп - интернат, 1 аграр көллият эшли. Мәктәпләрдә барлыгы 3672 бала белем һәм тәрбия алачак.  Бүгенге көндә районыбызда 48 балалар бакчасы, шул исәптән,  9 филиал эшләп килә. Балалар бакчаларында 1,2 яшьтән алып 7 яшькә кадәр 2305 бала тәрбияләнәчәк.      

       Мәгариф системасы үзгәрешләр һәм яңарышлар юлында. Бу һич кенә дә очраклы хәл түгел: мәгарифне модернизацияләү, ягъни заман таләпләренә җавап бирерлек итеп камилләштерү көнүзәк мәсьәлә булып тора. Мәктәп – заманны иң дөрес һәм җитез чагылдыручы көзгеләрнең берсе ул.

       Кадерле укучылар һәм хөрмәтле укытучылар! Белем бәйрәме белән котлыйбыз! Яңа уку елы уңышларга, сөенечле вакыйгаларга бай булсын!

Просмотров: 585 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]