16:45 20 нче август Балалар иҗат үзәгендә педагог- оештыручылар өчен секция эше булып узды. | |
20 нче август Балалар иҗат үзәгендә педагог- оештыручылар өчен секция эше булып узды. “ Белем һәм тәрбия бирүдә балалар оешмасының роле ” темасы астында үткәрелгән секция эшендә көн тәртибе буенча педагог- оештыручылар, мәсәлән: Завод-Нырты урта мәктәбенән Л.Р.Габдрахманова, Шәмәрдән лицееннан А.Э.Магдеева, Олы Арташ төп мәктәбеннән В.Н.Гаянованың чыгышлары тыңланды. Шекше урта мәктәбе педагог-оештыручысы Г.Р. Габделхакова чыгышларны дәвам итеп “ Киностудия windows live” программасын белү-заман таләбе” дип исемләнгән мастер- классы аша педагог- оештыручылар белән тәҗрибә уртаклашты. Балалар хәрәкәтен үстерү буенча бүлек мөдире Э.Р. Загидуллина үзенең чыгышында исә, узган 2013-2014 нче уку елына балалар оешмалары эшчәнлеген анализлап, алда куелган бурычлар белән педагог- оештыручыларны таныштырды. Эш барышының ахырында үзара фикер алышулар белән секция эше тәмамланды. | |
|
Всего комментариев: 0 | |