Главная » 2014 » Август » 21 » 21 нче август Саба гимназиясендә мәктәп китапханәчеләренең семинары булып узды
16:45
21 нче август Саба гимназиясендә мәктәп китапханәчеләренең семинары булып узды

  

21 нче август Саба гимназиясендә “ ФДБСны тормышка ашыру коралы буларак мәктәп китапханәсе” темасы астында мәктәп китапханәчеләренең семинары булып узды.  Семинар  кысаларында Мәгарифне үстерү институтының фәнни хезмәткәре, информацион –методик  тәэмин ителеш булеге мөдире Музафарова Милэүшә Хәлим кызы “ФДБСны гамәлгә ашыруда мәктәп китапханәсе эшчәнлегенең үзенчәлекләре” темасына бик тирән эчтәлекле һәм күп мәгълүмат бирүче чыгыш ясады. Китапханәчеләр аңа үзләрен кызыксындырган күпсанлы сорауларын бирә алдылар. Семинарның икенче өлешендә Сәләтле балалар мәктәбенең китапханәчесе Мифтахова Лилия Данис кызының “Обзор литературных  и памятных дат на 2014-2015 учебный год” темасындагы, Шәмәрдән лицее китапханәчесе Шакирова Альфира  Әхәт кызының “Хәрби-патриотик тәрбия бирүдә мәктәп китапханәләренең эш алымнары” темасындагы чыгышы, Саба гимназиясе китапханәчесе Равилова Лилия Мирзаян кызының “Формирование информационной культуры школьника, как неотъемлимая составная часть учебной деятельности” темасы астындагы чыгышлары тыңланды.  Семинарның ахырында  район мәгариф бүлеге методисты Шамсевалиева Айгөл Марат кызы тарафыннан узган 2013-2014 нче уку елында  китапханәчеләрнең  эшчәнлеге анализланды, киләсе уку елына яңа бурычлар куелды. Үзара фикер алышулар белән семинар тәмамланды.

Просмотров: 393 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]