Главная » 2014 » Август » 21 » 21нче август көнне Саба гимназиясендә физик тәрбия укытучыларының район семинары үтте
19:00
21нче август көнне Саба гимназиясендә физик тәрбия укытучыларының район семинары үтте

21нче август көнне Саба гимназиясендә “ФДБСна күчү шартларында мәктәпләрдә физик-сәламәтләндерү эшен камилләштерү”дигән темага физик тәрбия укытучыларының район семинары үтте.

КДУ доценты, физик тәрбия фәне кандидаты Ибатуллин А.Г. “ФДБСна күчү шартларында физик тәрбия дәресләрен укыту методикасын яңарту” дигән темага чыгыш ясады. Альберт Габделхәмит улы федераль дәүләт белем стандарты, аның таләпләре, яңа стандарт буенча документлар, универсаль уку гамәлләре һәм башкалар турында укытучыларга күп мәгълүмат җиткерде.

Киңәшмәнең икенче өлешендә “Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге” директоры А.Р.Әхмәтвәлиева 2013-2014нче уку елында Саба районында физик тәрбиянең торышы белән таныштырды, укытучыларның ел дәвамындагы эшчәнлегенә бәя бирде.

Семинар барышында укытучылар үзләрен борчыган күп кенә сорауларга җавап алдылар һәм яңа уку елына бурычлар куелды.

Просмотров: 470 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]