Главная » 2015 » Март » 23 » 23нчы март көнне Шәмәрдән лицее базасында флорбол ярышы үтте.
17:23
23нчы март көнне Шәмәрдән лицее базасында флорбол ярышы үтте.

   

Мәктәп укучыларының язгы каникулын файдалы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан төрле чаралар оештырыла. 23нчы март көнне Шәмәрдән лицее базасында флорбол ярышы үтте. Укучылар ярышка ныклы хәзерлек белән килгәннә, һәр уен мавыктыргыч узды. Кызлар арасында Шәмәрдән лицее командасы беренче урынны алуга иреште, икенче урында Кибәче урта мәктәбе, өченче урында Шекше урта мәктәбе командалары. Егетләр арасында Шәмәрдән лицее беренче, Саба гимназиясе икенче һәм Шыңар урта  мәктәбе командасы өченче урыннарга лаек булдылар. Командаларга грамота һәм акчалата бүләк тапшырылды. Аларны чын күңелдән котлыйбыз! 

Просмотров: 609 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]