Главная » 2014 » Декабрь » 29 » 28 нче декабрь көнне Балалар Иҗат Үзәгендә чыршы бәйрәме булып узды
11:05
28 нче декабрь көнне Балалар Иҗат Үзәгендә чыршы бәйрәме булып узды

28 нче декабрь көнне Балалар Иҗат Үзәгендә чыршы бәйрәме булып узды. Бәйрәмгә балалар әти-әниләре белән килгәннәр иде. Кыш бабай белән кар кызының юлын адаштырырга теләп, башкаларга начарлык эшләп йөрүче убырлы һәм аның кызы, Горыныч, Иванушка, Матроскин бәйрәм тамашасын башлап җибәрделәр. Барлык юлларында очраган киртәләрне җиңеп, Кыш бабай белән кар кызы балаларны озак көттермичә килеп, балаларга күңелле бәйрәм, күтәренке кәеф бүләк иттеләр. Яңа ел чыршысының утларын кабызып, бәйрәмнең икенче өлеше төрле уеннар белән дәвам итте. Балалар уеннарда бик теләп катнаштылар, әле үзләренең күчтәнәчләрен дә бүләк иттеләр: ел буе өйрәнгән җыр, бию, шигырьләрен башкардылар.

Просмотров: 351 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]