Главная » 2009 » Октябрь » 19 » 5 октябрь - укытучылар коне
10:57
5 октябрь - укытучылар коне
    
   Октябр
ь ае һөнәри бәйрәмнәргә бай. Шуларның берсе 5 октябрь - укытучылар көне. Район бүлеге җитәкчесе Зиннуров Ш.З. билгеләп үткәнчә, бу бәйрәм бездә 2 нче октябрьдән башланып атна буе укытучыларны хөрмәтләү, тыгыз хезмәт эшчәнлеге белән үрелеп барды. ТДГПУ дан килгән гыйльми җитәкчелек составы белән очрашу һәм ике арада хезмәттәшлек итү мөгаллимнәрдә зур кызыксыну уятты.

      10 нчы октябрь көнне районыбыз мәдәният йортында мөгаллимнәрне хөрмәтләү зур тантанага әверелде. Район  башлыгы Р.Н. Миннеханов һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Ш.З.Зиннуров хезмәттәге уңышлары өчен укытучы - лидерларны котлап Рәхмәт хатлары һәм Мактау кәгазьләре тапшырды. Кичәне Балалар иҗат үзәгенең бию коллективы матур чыгышлары белән ямьләндерде.
   Бөтен гомерләрен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган мөхтәрәм ветеран укытучыларыбыз белән “Чын күңелдән” тапшыруын укытучыларыбыз бик яратып кабул итте. Бүген дә педагогик коллектив белән тыгыз элемтәдә яшәүче ветеран укытучыларыбызның кызыклы истәлекләре, мавыктыргыч чыгышлары аларны чын һөнәри остазларыбыз булуын дәлилләде.  Район мәгариф профсоюз рәисе Г.М. Гүзәлованың ветеран укытучыларыбызны хөрмәтләп бүләкләр тапшыруы һәм аларга ихлас күңелдән әйтелгән җылы сүзләре һәркемне дулкынландырды.
  Кичәнең өченче өлешендә Мәдәният һәм сәнгать институтыннан килгән талантлы студентлар чыгышы һәркайсыбызда соклану һәм кызыксыну уятты.
Просмотров: 2425 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]