Главная » 2010 » Март » 9 » 6 март конне район мэдэният йортында бэйрэм концерты оештырылды
15:08 6 март конне район мэдэният йортында бэйрэм концерты оештырылды | |
Район хакимияте Укытучылар елы һәм язның тәүге бәйрәме 8 Март
– Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан районыбыз мөгалимнәренә, барлык мәктәп
хезмәткәрләренә олы бәйрәм ясады. 6 март көнне район мәдәният йортында Казаннан
килгән яшь җырчылар коллективы тарафыннан бәйрәм концерты оештырылды. Ләйсән
Гимаева, Венера Шәмиева, Гөлназ Сираева, Алинә Сафиуллина, "Эссе” төркеме
башкаруындагы матур җырлар, Айрат Ильясовның мәгънәле һәм бер үк вакытта шаян
мәзәкләре һәркемнең күңеленә хуш килде. Рәхмәт хисләре, күңел күтәренкелеге
белән таралды мөгаллимнәр әлеге чарадан. Бәйрәм барыбызны да матур
башлангычлар, яңа җиңүләр, күркәм уңышларга рухландырсын иде. Районыбыз башлыгы
Рәис Нургалиевичка һәм барлык җитәкчеләргә
чын күңелебездән олы рәхмәтебезне белдерәбез, уңышлар, нык сәламәтлек
телибез. Прикрепления: Картинка 1 · Картинка 2 · Картинка 3 · Картинка 4 · Картинка 5 · Картинка 6 · Картинка 7 · Картинка 8 · Картинка 9 · Картинка 10 | |
|
Всего комментариев: 1 | |
| |