Главная » 2017 » Март » 25 » 6 нчы номерлы “Балачак” балалар бакчасында Хуш киләсең НӘҮРҮЗБИКӘ!
15:31
6 нчы номерлы “Балачак” балалар бакчасында Хуш киләсең НӘҮРҮЗБИКӘ!

 

Бүген, бакчабыз белән зурлап кышны озатып Нәүрүзбикәне каршылау  бәрәме булды

Ач ишегең, керәбез, Нәүрүз әйтә киләбез,

Хәер-дога кылабыз, Аш-сый көтеп торабыз,

Нәүрүз мөбарәкбад.

Нәүрүз... Бу исем безгә ят та, таныш та. Нәүрүз - борыңгы әби-бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме ул. Бәйрәмдә халкыбызның дәртле җырларын, борыңгы такмакларын ишеттек, җырлы-биюле уеннарын уйнап, балалар да әти-әниләр дә дәртләнеп биедек. Бәйрәм тамашасы, рус теле тәрбиячесе Зарипова Л.И.,  тәрбиячләр Сулейманова Г.Р.,   Ахметшина А.Г., Гиззатуллина А.А. һәм музыка җитәкчесе Аглиуллина Д.В. алып баруында бик матур үтте. Бәйрәмгә килгән Кыш Бабай һәм убырлы Нәүрүзбикә белән көч сынаштылар. Нәүрүзбикә  балаларны төрле татар милли уеннарда уйнатты, ә бәйрәм символы кояш балаларга җылысын биреп күңелләрен ачты.  Хөрмәтле әти-әниләр, балалар, хезмәттәшләр! Сезне халкыбызның иң изге йолаларының берсе – “Язгы яңа ел - Нәүрүз бәйрәме белән котлыйбыз”. Саулык-сәламәтлек, бәхет, уңышлар телибез. Барлык өметләрегез дә чыңга ашсын!

Просмотров: 488 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]