Главная » 2009 » Октябрь » 19 » "Ачык ишеклэр" коне
10:48
"Ачык ишеклэр" коне
   

      2 нче октябрь көнне Саба гимназиясендә Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты "Ачык ишекләр" көне үткәрде. Әлеге очрашуда университет  ректоры Җамалетдинов Р.Р., проректорлар һәм барлык факультетларның деканнары катнашты.  Район мәктәпләреннән килгән төрле фән укутучылары белән галимнәр җитәкчелегендә фәнни - методик семинарлар үткәрелде, аларда  фәннәрне укытуга заман таләпләре, бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек  сораулары көнүзәк мәсьәлә буларак  каралды. Мәктәп җитәкчеләре өчен түгәрәк өстәл эшләде.
        Мәктәпләрдән чакырылган югары сыйныф укучылары катнашында "Уңыш психологиясе" дип исемләнгән психологик тренинг уздырылды.
     Укытучылар университет факультетлары турында тулы мәгълүмат алдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.

     Галимнәр белән очрашуның йомгаклау өлешендә район башлыгы Р.Н. Миннеханов балаларга өстәмә белем бирү өлкәсендәге мәсьәләләргә тукталды

Просмотров: 1132 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]