Главная » 2016 » Февраль » 15 » Афганчылар белән очрашу
14:22
Афганчылар белән очрашу

      

15 нче февраль - Совет гаскәрләренең Әфганстан җирлегеннән чыгарылган көне. Шул уңайдан 12 нче февраль көнне гимназиядә 5-7, 10 нчы сыйныф укучылары өчен Әфганстан җирендә үзләренең интернациональ бурычларын үтәгән райондашларыбыз: Шамсутдинов Фәнис, Гимадиев Рамил,  район хәрби комиссариатында хезмәт итүче запастагы офицерлар белән эшләүче Айрат Камилович Садыйковлар белән очрашу үткәрелде. 10А сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчесе Ахметгалеева Ә.Т.) әзерләгән концерт программасыннан соң, алар үзләренең Әфган җирләрендә үткәргән көннәре, сугыш вакыйгалары турында сөйләделәр. Егетләребезне киләчәк 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән котладылар. Укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Очрашуны әзерләүдә булышкан укытучыларга, укучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

 

Просмотров: 786 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]