Главная » 2016 » Июль » 6 » “Алтын каләм” Республика фестивале
08:02
“Алтын каләм” Республика фестивале

 

27 июнь – 1 июль көннәрендә“Алтын каләм – Золотое перо- 2016” ХXI Республика фестивале үтте. Журналистиканың татар, рус матбугаты, радио- телевидение, PR, дизайн өлкәләрендә Татарстан Республикасының 25 районыннан килгән укучы көч сынашты. Әлеге бәйгедә И.С.Башкиров исемендәге Завод-Нырты урта  мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Гөлгенә Вәлиева (җитәкчесе -  Хафизова Р.Х.), Явлаштау урта  мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Гөлинә Галиева (җитәкчесе – Галиева Г.) катнашты. Күп көч, тырышлык таләп иткән  бәйгедә  Гөлгенә III дәрәҗәдәге дипломга  лаек булды, Гөлинә  сертификат белән бүләкләнде.

 

Просмотров: 447 | Добавил: Administrator | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]