Главная » 2017 » Май » 25 » Бүген 25 майда районыбыз мәктәпләрендә соңгы кыңгырау яңгырый.
20:34
Бүген 25 майда районыбыз мәктәпләрендә соңгы кыңгырау яңгырый.

   

Бүген 25 майда районыбыз мәктәпләрендә соңгы кыңгырау яңгырый. Күңелләрдә гомерлеккә уелып калачак шатлыклы да, моңсу да булган бу тантаналы бәйрәмдә иңнәрендә очар канат тойган чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәп, укытучылар коллективы белән саубуллаша. Бүгенге көндә районыбызда 11 урта мәктәп, 1 гимназия, 1 лицей, 1 кадет интернат-мәктәбе, 1 cәләтле балалар өчен мәктәп-интернат, 1мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп-интернат, 7 төп, 3 башлангыч мәктәптә 3576 бала белем алды, шуларның 109ы  11 нче сыйныфны тәмамлап, олы тормышка юл ала. Алда - белем  буразналарында дистә елдан артык энә белән кое казып, гыйлем  туплауга исәп-хисап тотып, дәүләт имтиханнарын тапшыру. Укучыларга зур уңышлар телибез!

2016-2017 нче уку елы да жиңүләргә бай булды. Районыбыз укучылары, педагогик коллективлары республика күләмендә уздырылган бәйгеләрдән, ярышлардан әледән-әле призлы урыннар яулап кайттылар. Агымдагы уку елында Бөтенроссия фән олимпиадаларының республика  һәм региональ этапларында районыбыздан 54 укучы призер,  Сәләтле балалар мәктәбенең 10 класс укучысы Хисамов Булат  республика данын яклап физик тәрбия фәне  буенча олимпиаданың Бөтенроссия этабында призер булды, Эзмә урта мәктәбенең 11 нче класс укучысы Юсупова Ризәлә Татар теленнән V халыкара олимпиадада гран-при яулады, шулай ук укучыларыбыз республикакүләм “Путь к Олимпу” олимпиадасында - 8,  Татар теленнән V халыкара олимпиадада - 4 мактаулы урын алуга ирештеләр.  

Традицион “Ел укытучысы”, “Ел тәрбиячесе”, “Ел сыйныф җитәкчесе”, “Ел өстәмә белем бирү педагогы”, “Ел психологы”, “Ел остазы” бәйгеләре үткәрелде. Районыбызда һәр фән буенча иң яхшы укытучылар билгеләнеп, район башлыгының аерым бүләгенә лаек дип табылдылар.

Республика бәйгеләре, конкурслары, фәнни-гамәли конференцияләрдә, укуларда катнашып Мактау грамоталарына  ия булдылар. Сәләтле балалар өчен мәктәп-интернатта елдагыча Казан Федераль Университеты белән берлектә “Филология, мәдәният, тарих, җәмгыять: яңа караш” дип аталган Халыкара фәнни-практик конференция үтте.

Спорт өлкәсендә районыбыз укучыларының уңышлары куандыра. Бадминтон белән шөгыльләнүчеләр елдан ел арта һәм укучыларыбыз Республика күләмендә генә түгел, Рәсәйдә дә җиңүчеләр исемлегендә.  Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелгән Спартакиаданың барлык төрләрендә дә  район командасы актив катнашып килә, чаңгы ярышында 3нче урын, өстәл теннисында 1 урынны яуладылар.  Шулай ук җәядән ату буенча да Республикада җиңүчеләр бар.

Районыбызның мәгариф хезмәткәрләре дә спорт ярышларында актив катнашалар.  Мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасында җиңүче булуга  ирештеләр.             

Агымдагы уку елында Балалар иҗат үзәге базасында Шәүкәт Биктимеров исемендәге V республикакүләм театр конкурсы үткәрелде, хореография түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр исә “Алтын башмак” бәйгесендә көчләрен сынап карый алдылар. «Дулкыннар», «Йолдызлык» кебек республикакүләм конкурсларда районыбыз укучылары алдынгы урыннарга ия булдылар. 19 – 20 май көннәрендә Казанда Пионериянең 95 еллыгына багышланган өстәмә белем һәм балалар хәрәкәте буенча “Без бергә” республика Форумы булып узды, уку елы дәвамында өстәмә белем, техник иҗат, туризм, балалар хәрәкәте, иҗади конкурслар буенча Саба районы призер Дипломы белән бүләкләнде һәм әлеге өлкә буенча иң нәтиҗәле эшләүче районнар исемлегенә кертелде.

Кадерле укучылар!

Соңгы кыңгырау бәйрәме котлы булсын! Сынауларда тел ачкычы, тапкырлык, зиһенлелек юлдаш булып, киләчәктә туплаган гыйлемнәренең файдасын күреп, иминлектә яшәргә язсын. Мәктәпне тәмамлап чыгучы егет-кызларга үз көчләренә ышаныч, нык сәламәтлек һәм алга таба тормышларында уңышлар телибез. Барлык хыялларыгыз тормышка ашсын, ышанычларыгыз аклансын! Ә калган балаларга каникулларының күңелле, һәм очрашуларга бай булуын телибез! Кайда гына булсагыз да, кемнәр генә булсагыз да, белем серләренә төшенергә өйрәткән мәктәбегезне онытмагыз. Укытучыларыгыз һәм әти-әниләрегезнең йөз аклыгы булыгыз. Уңышлар сезгә!  Хәерле имин юллар!

Просмотров: 406 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]