Главная » 2017 » Июнь » 2 » “Бәхетле балачак”
08:32
“Бәхетле балачак”

  

Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәмбез, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын – ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Без алар хакына яшибез. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү – изге бурычыбыз. Балаларны яклау көне уңаеннан Саба бистәсенең 2 нче номерлы “Әллүки” балалар бакчасында күңелле чара узды. Бәйрәмгә кунак булып Буратино да килде. Балалар төрле уеннарда катнаштылар, күңелле музыка астында биедәләр һәм җырладылар. Шулай ук  асфальтка "Без тынычлык телибез!"темасына рэсемнэр ясадылар. Аларның рәсемнәрендә балачакның бәхетле мизгелләре чагылыш тапты.

Просмотров: 444 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]