Главная » 2012 » Апрель » 25 » “Бәләкәч” балалар бакчасында
16:23
“Бәләкәч” балалар бакчасында
Балалар – юл хәрәкәтендә иң йомшак буыннарның берсе. Аларның юлларда имгәнүләрен кисәтү максатында мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрендә дә төрле профилактика чаралары күрелә. Сабаның "Бәләкәч” балалар бакчасында уздырылган бәйге моның матур мисалы булды. Чара ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторлары катнашында үткәрелде. Оештыручы тәрбиячеләр Айгөл Гаянова, Римма Хөснетдинова кеченәләрне "Юл билгеләре иленә сәяхәт” (уртанчылар) һәм "Юлларыбыз имин булсын” (зурлар төркеме) командаларына туплап тәэсирле сценарий белән чыгыш әзерләгәннәр иде. Балалар юлларда, урамнарда үз-үзләрен тоту күнекмәләрен күрсәттеләр. Чара әкият персонажлары белән баетылган иде. Илшат Хуҗин, Ләйсән Борһанова, Энже Вәлиева Буратино, әби, убырлы карчык рольләрен оста башкардылар. Лилия Абдуллина "Светофор” булды. Эчтәлекле видеоязмалар, киножурналлар чараның эчтәлеген тагын да тулыландырды. Кичәгә район мәгариф бүлегенең әйдәп баручы белгече Гөлия Нигъмәтҗанова һәм инспектор И.Насыйбуллин чакырылган иде.
 
Кош оясы урнаштыру һәм нәүрүз
Узган ел ачылган "Бәләкәч” балалар бакчасында (мөдире Ф.Исмәгыйлева) Кошлар көненә багышланган "Иң матур сыерчык” оясы дигән бәйге игълан иттеләр. Әлеге бәйгедә әтиләр бик актив катнаштылар. Барысы 20дән артык сыерчык оясы ясап китерделәр. Алар Сабабаш урманчылыгы эшчеләре һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән берлектә Җиңүнең 55 еллыгы урамының каеннар полосасына урнаштырылды. Хәзер аларга сыерчыклар оя коралар. Шул ук көнне әти-әниләргә Нәүрүз бәйрәменә багышланган тамаша күрсәтелде. Бакчага килүчеләр карга боткасы белән сыйландылар.
 
 
Просмотров: 2464 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]