Главная » 2012 » Апрель » 26 » Бөтенроссия "Туган тел" форумы
08:31
Бөтенроссия "Туган тел" форумы
24 нче апрель көнне К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәгариф өлкәсендәге белгечләр өчен Бөтенроссия "Туган тел" форумы уздырылды. Форум, 2012 ел - Татарстан Республикасында тарихи-мәдәни мирасны саклау елы уңаеннан, ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстанда телләр турындагы дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды. ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин сүзләренчә, бу инде 3 нче тапкыр уздырыла торган шундый зур күләмле чара, ул шушы юнәлеш алга таба да үсештә булсын, камилләшсен өчен хезмәт куйган туган тел укытучыларын, фән эшлеклеләрен хөрмәтләү, уңышлы укучыларны билгеләп үтү максатыннан үткәрелә. Форумда, шулай ук, Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән килгән мөгаллимнәр, вәкилләр дә катнашты. Илһам Шакиров, Венера Ганиева, Миңгол Галиев, "Сорнай” фольклор-этнографик ансамбле, Булат Нигъмәтуллин, Альбина Апанаева, Илгәрәй, Рәфинә Галиуллина, ТНВ каналы алып баручылары, театр артистлары, "Дәү әни” һәм "Дәү әти” кебек сәхнә сәнгате осталары чыгышлары белән халык үзе һәм татар композиторлары, яшьләр иҗат иткән җырларга үрелеп барган форумда бик күп укытучы төрле номинациядә бүләкләнде, аларның яшьләр күңеленә белем орлыклары салудагы, Тукай теленә, татар әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләүдәге четерекле хезмәтенең әһәмияте зур булуы кат-кат басым ясап әйтелде. Безнең Сабабыздан әлеге форумда Олы Кибәче урта мәктәбендә озак еллар татар теле һәм әдәбияты укыткан ветеран укытучы – Розалия Зыятдин кызы Сафина, Килдебәк урта мәктәбеннән Вәлиева Фәризә Шәрхемулла кызы, мәгълүмати – методик үзәк методисты Сафина Миләүшә Габделбар кызы, Тимершык урта мәктәбеннән Нуруллина Зәмфирә Фәнәви кызы катнашты, шулай ук Саба гимназиясе тарафыннан, Татарстан Республикасында тарихи-мәдәни мирасны саклау елына багышланган, бай тарихи эчтәлекле күргәзмә тәкъдим ителде. Күргәзмәне тәкъдим итүдә Нәҗипова Хәлимә Сәхәбетдин кызы, Абдуллин Рифат Хатмулла улы, укучылар катнашты. Нуруллина Зәмфирә Фәнәвиевна Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Россиякүләм "Мастер – класс” бәйгесендә "Иң нәтиҗәле эшләүче укытучы” номинациясендә җиңүче дип табылды һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы, кыйммәтле бүләгенә лаек булды. Зәмфирә Фәнәвиевнаны зур җиңүе белән котлыйбыз! Эшендә тагын да зур уңышларга ирешүен телибез!
Просмотров: 630 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]