Главная » 2017 » Март » 28 » “Балачак” балалар бакчасы кошлар кайтуын көтәләр.
10:19
“Балачак” балалар бакчасы кошлар кайтуын көтәләр.

  

Безнең “Балачак” балалар бакчасы Байлар Сабасының иң гүзәл урынына урнашкан. Ул зифа буйлы каеннар, юкәләр, миләш агачлары арасында урнашкан. Бакчабыз кышын ап-акка, җәен ямь-яшелгә, көзен алтынга күмелеп утыра . Ә язны без җылы яктан кайтучы кошларны көтәбез. Аңа зәерлек бик җитди: җимлекләр куябыз һәм инде әлбәттә кош оялары хәстәрлибез. Бу яхшы акциягә хөрмәтле әти-әниләребез бик актив килеп быел да яңа  25 ләп оя алып килделәр.

Ак буяулы бер оя бар

Бакчада зур агачта,

Очып килә шул ояга

Сыерчык яз булгач та,-  дип без акциябезне дәвам итеп сыерчык ояларын бакчабыз биләмәсендәге агачларга элергэ ашыктык. Бу зур чарада катнашкан һәр гаиләгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Табигать - анабызны бергәләп саклыйк һәм яратып, куанып яшик.

Просмотров: 505 | Добавил: Administrator | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]