Главная » 2017 » Май » 15 » “Балачак” балалар бакчасының уртанчылар төркеме балалары Лесхоз бистәсендә урнашкан дендрарийда булдылар
08:14
“Балачак” балалар бакчасының уртанчылар төркеме балалары Лесхоз бистәсендә урнашкан дендрарийда булдылар

  

14 май Бөтероссия урман утырту көне уңаеннан уңаеннан, Сабаның 6 нчы “Балачак” балалар бакчасының уртанчылар төркеме балалары Лесхоз бистәсендә урнашкан атказанган урманчы Н.М.Миннеханов исемендәге дендрарийда булдылар. Биредәге үсентеләрне, агачларның күплеген  күреп хозурландык. Биредә урман хуҗалыгы эшчеләре бик тырышып, 11,25 га җирдә матур ландшафт булдырып Ерак Көнчыгыш,  Европа һәм Азиядән бик күп төр үсенте утыртканнар. Балалар һәр агачны бик кызыксынып карадылар, урманчы абыйлары сөйләгәнне тыңлап үсентәләргәкарап “Без дә үзебезнең бакчада утыртасыбыз килә бу пихталарны” -  дип кайтты лар.

Просмотров: 432 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]