Главная » 2013 » Октябрь » 23 » Балалар бакчалары мөдирләре семинары
09:30
Балалар бакчалары мөдирләре семинары

22 нче октябрь көнне  Сабаның  1 нче номерлы "Шатлык” балалар бакчасы базасында  яңа эшли башлаучы балалар бакчалары мөдирләренең "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерүдә белгечләрнең интеграль эшчәнлеге” дигән темага район семинары үтте. Семинарда катнашучылар игътибарына зурлар һәм әзерлек төркемнәрендәге балалар катнашында логопед Валиева Г.Р., педагоглар Вафина Л.И., Аубакирова Г.А.  тарафыннан  оештырылган  чаралар  тәкъдим ителде. Өлкән тәрбияче Нурисламова М.Ф.ның балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү эшчәнлегенең үзенчәлекләре турында, "Балаларның сәламәтлекләрен арттыру” темасына шәфкать туташы Хабибрахманова Ә.М.ның чыгышлары тыңланды. Бакча мөдире Исрафилова М.К. документ эшен алып бару буенча фикерләре белән уртаклашты. Мәгариф бүлеге белгече Хәсәнова А.Ә. семинар эшенә йомгак ясады.

Просмотров: 524 | Добавил: MaratZag | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]