Главная » 2012 » Февраль » 2 » Балалар бакчасында ФГТ ны тормышка ашыру
14:35 Балалар бакчасында ФГТ ны тормышка ашыру | |
Балалар бакчасында тәрбия эше эчтәлеген яңарта бару, инновацион технологияләрне куллану — тормыш таләбе. Бүген тәрбия эчтәлеге күпкырлы һәм ул үзенә түбәндәге өстенлекле юнәлешләрне берләштерә: балаларның физик һәм әхлакый сәламәтлеген саклау, ныгыту, интеллектуаль тәрбия бирү һәм үстерү, шәхестә культуралылык сыйфатлары һәм рухи кыйммәтләр булдыру; гражданлык тәрбиясе һәм патриотик тәрбия бирү, гаиләнең нәсел шәҗәрәсен өйрәнү, төрле җенестәге балаларның үзара дустанә мөнәсәбәте һ.б. Безнең "Кыңгырау” балалар бакчасы коллективы тәрбия эшчәнлеге эчтәлеген гамәлгә ашырырга ярдәм итәрлек педагогик технологияләрне , гадәти булмаган технологияләр, милли белем һәм тәрбия бирү технологияләр, телевизион технологияләр; стандарт булмаган технологияләр, ФГТ таләпләрен өйрәнеп балаларга тәрбия- белем бирәләр, эш тәҗрибәләрен үзара өйрәнәләр, әти- әниләргә дә җиткерәләр. 2 февраль көнне Муллахметова Т.К. 1нче кечкенәләр төркемендә "Урманга барабыз” темасына интегральләштерелгән шөгыль, Солтанова М.Р. "Песинең туган көне” – уртанчылар төркемендә стандарт булмаган технологияләр кулланып ана теле һәм кисеп- ябыштыру шөгыле, мәктәпкә әзерлек төркемендә Шакурова Р.М. "Чәчәк- җиде төс” темасына математика шөгылен презентация ярдәмендә үткәрделәр. Безнең коллектив һәр тәрбияче яшь буынны тәрбияләү процессы заман таләпләренә җавап бирерлек итеп оештырылганда гына яңа шәхес тәрбияләргә мөмкинлеген аңлап эш итә. | |
|
Всего комментариев: 0 | |