Главная » 2015 » Март » 31 » Балалар Думасы активистлары Инициатива мәктәбендә
20:39
Балалар Думасы активистлары Инициатива мәктәбендә

Язгы каникул көннәрендә  район балалар Думасы спикеры, Олы Шыңар урта мәктәбе укучысы Билалова Энҗе һәм район Думасының балалар оешмасы комитеты рәисе, Эзмә урта мәктәбе укучысы Мубаракова Флүзә “Костер” Республика балаларны укыту һәм сәламәтләндерү үзәгендә, “Инициатива мәктәбе-2015” профильле сменасында булып кайттылар. Әлеге смена кызыклы танышулар, төрле тренинглар, отрядлар чыгышларын да үз эченә алган иде. Сменадагы эшчәнлек “Руссия Яшьләр Советы”ның директор урынбасары Гөлсу Камил кызы Атауллова чыгышы белән үрелеп барды. Аеруча “Төнге дозор” уены катнашучылар күңеленә хуш килде. Смена ахырында һәр укучыга сертификатлар тапшырылды. Барлык укучылар, үзләренә уңай тәэсирләр алып, белемнәрен ныгытып, вакытларын файдалы  үткәреп, яхшы, күтәренке кәеф белән әйләнеп кайттылар. 

Просмотров: 521 | Добавил: Vener@dl | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]