Главная » 2012 » Апрель » 17 » "Сандугач керде күңелгә” Бөтентатар җыр фестивале лауреатлары
13:08
"Сандугач керде күңелгә” Бөтентатар җыр фестивале лауреатлары
14 – 15 апрель көннәрендә Казан шәһәре Кәрим Тинчурин исемендәге театр бинасында "Сандугач керде күңелгә” Бөтентатар җыр фестивале үткәрелде. Бу фестиваль 9 – 11 нче сыйныф укучылары арасында талантлы укучыларны барлау һәм үстерү максатыннан үткәрелә. Быел әлеге фестиваль кысаларында 6 – 10 яшьлек балалар өчен "Беренче карлыгачлар” конкурсы да оештырылды. "Сандугач керде күңелгә” фестивалендә безнең район данын яклап Тимершык урта мәктәбеннән Фәннүр Фатыйхов, Олы Шыңар урта мәктәбеннән Фаяз Садыйков (җитәкчеләре Гүзәлия Фәтхуллина), Юлбат урта мәктәбеннән Райнур Мансуров, Олы Арташ төп мәктәбеннән Ләйлә Закирова (җитәкчеләре Фәрит Аубакиров), Завод – Нырты урта мәктәбеннән Зәлинә Фәрхиева, Айдар Мусин (җитәкчеләре Айгөл Шәймиева), Явлаштау урта мәктәбеннән Алмаз Шакиров, Эзмә урта мәктәбеннән Нурия Гарипова (җитәкчеләре Тәфкил Яруллин), Килдебәк урта мәктәбеннән Ләйлә Касыймова (җитәкчесе Гүзәл Шакирова)лар чыгыш ясады. Конкурсантлар жюрилар хозурына татар халык җыры, 60 – 80 нче елгы җырлар һәм эстрада җыры тәкъдим иттеләр. Барлык сынауларны да уңышлы үткән 3 укучыбыз: Фәннүр Фатыйхов, Алмаз Шакиров, Райнур Мансуров фестивальнең гала - концертында чыгыш ясады һәм бүләкләнде. Тимершык урта мәктәбеннән Фәннур Фатыйхов "Сандугач керде күңелгә” фестивалендә 3 урын алды, диплом һәм кәрәзле телефон белән бүләкләнде. Җитәкчесе Гүзәлия Фәтхуллина. Явлаштау урта мәктәбеннән Алмаз Шакиров фестивальнең 2 дәрәҗәдәге дипломына ия булды, диплом һәм нетбук белән бүләкләнде. Җитәкчесе Тәфкил Яруллин. Юлбат урта мәктәбеннән Райнур Мансуров "Сандугач керде күңелгә” фестивале кысаларында үткәрелгән "Беренче карлыгачлар” конкурсында дипломант исеме алды, диплом һәм чәйнек белән бүләкләнде. Җитәкчесе Фәрит Аубакиров. Сәләтле укучыларыбызны һәм аларның җитәкчеләрен әлеге зур җиңүләре белән чын күңелдән тәбрик итәбез һәм уңышлар телибез.
Просмотров: 789 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]