Главная »
2013 »
Сентябрь »
19 » Балалар иҗат үзәге "Тургай" балалар приютында
10:30 Балалар иҗат үзәге "Тургай" балалар приютында |
19 нчы сентябрь көнне Иске Икшермә авылында урнашкан "Тургай" балалар приютында "Жить, творить в согласии мира” дип аталган проект астында очрашу булып узды. Балалар иҗат үзәгенең укытучылары һәм укучылары әлеге чарада актив катнашты. Аубакиров Фәрид Мәҗит улы укучысы – Гусамова Ләйсән, Касыймова Эльмира Кеняшевна укучысы – Вильданова Динә, педагог-оештыручы – Халиев Айнур Рафик улы, Сәләтле балалар өчен фәннәрне тирәнтен үзләштерүче урта мәктәбенең педагог-оештыручысы – Минһаҗева Гөлия Шамил кызы, шулай ук әлеге мәктәпнең өстәмә белем бирү педагогы – Насыйбуллина Миләүшә Гайфулла кызы, Олы Арташ урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары – Вәлиева Алсу, Закирова Ләйлә матур чыгышлары белән очрашу кичәсен ямьләндерделәр. Ә соңыннан Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Касыймова Эльмира Кеняшевна балаларга рәсем ясау буенча мастер-класс уздырды! Балаларның үзләре ясаган рәсемнәр белән фотосурәткә төшү мөмкинлеге дә булды. Әлеге матур кичә балаларга бик тә ошады! |
Просмотров: 579 |
Добавил: Fidane
| Рейтинг: 1.0/1 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[
Регистрация |
Вход ]