Главная » 2011 » Декабрь » 27 » Балалар иҗат үзәгендә - Яңа ел бәйрәме
15:43
Балалар иҗат үзәгендә - Яңа ел бәйрәме
25 нче декабрь көнне Балалар иҗат үзәгенең төрле берләшмәләрендә шөгыльләнүче укучылар өчен чыршы бәйрәме үткәрелде. Ял көне булуга карамастан, бәйрәмчә киенгән кызлар һәм малайлар билгеләнгән вакытка актлар залына бәйрәм тамашасын карарга җыелышып та беттеләр. Балалар иҗат үзәге директоры Шәфыйкова Гөлнар Илдар кызы укучыларны һәм әти-әниләрне бәйрәм белән котлап Яңа ел кичәсен башлап җибәрде. Яңа ел тамашасы балаларның яраткан әкият геройлары Убырлы һәм Шүрәленең чыгышлары белән дәвам итте. Барлык җәнлекләрнең: куркак куянның да, чи-чи тычканның да, зәһәр еланның да үз елы булуга үпкәләгән Убырлы яңа 2012 нче елны "Убырлы елы” итеп үзгәртү өчен барлык кирәкле документларны җыйган, ләкин лицензия алырга өлгермәгән. Шушы лицензияне алганчы аңа ничек булса да, Кыш бабайны тоткарларга,Яңа елны кичектереп торырга кирәк. Һәм ул үзенә булышырга Шүрәлене дә күндерә. Алар максатларына ирешү өчен Кыш бабайның серле таягын урлыйлар. Ләкин тамашаның ахыры күңелле тәмамлана, гаделлек җиңеп Кыш бабай бәйрәмгә вакытында килеп җитә. Укучылар бәйрәм тамашасын бик кызыксынып күзәттеләр. Бәйрәмнең ямен җибәрергә маташкан Убырлы белән Шүрәлегә үпкәләделәр, Кыш бабайны зарыгып көттеләр. Бәйрәмгә ямь өстәп, кыңгырауларын чылтыратып, Кыш бабай да килеп җитте, укучыларга һәм әти-әниләргә үзенең бәйрәм теләкләрен җиткерде. Кар кызы белән Яңа ел малае да бәйрәм белән тәбрикләделәр. Балалар иҗат үзәгенең төрле берләшмәләрендә шөгыльләнүче укучылар арасында "Иң матур чыршы уенчыгы”, һәм "Яңа ел темасына иң матур рәсем” конкурслары үткәрелгән иде. Әлеге конкурста җиңгән түбәндәге укучыларга Кыш бабайның махсус бүләкләрен алу насыйп булды. Менә алар: Иң матур чыршы уенчыгы ясаучылар: Мусина Гөлназ, Магсумова Мәрьям, Зәләева Сәлимә, Хәкимова Инзилә, Галәветдинов Азат һәм Шакуров Азат. Иә матур рәсем ясаучылар: Закирзянова Галия, Шаяхметов Айнур, Гаянова Айгөл, Вәлиәхмәтова Зилә, Нуретдинов Инсаф, Хәбибуллина Ландыш. Укучылар матур шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, төрле концерт номерларын башкарып та Кыш бабай капчыгыннан төрле тәм-томнар һәм бүләкләр алу бәхетенә ирештеләр. Тамашаның икенче өлешендә укучылар өчен төрле уеннар: "Күз бәйләп күркә җыю”, "Ярышып алма ашау”, "Аякка шар бәйләп бию” оештырылды. Гомумән, бәйрәм бик күңелле булды. Тамашадан һәр кеше бүләкләр һәм яхшы кәеф алып китте. Чыршы бәйрәме Яшел чыршы тирәли хоровод әйләнеп тәмамланды.
 
P.S. Балалар иҗат үзәге коллективы тарафыннан 2012 елның 6 январенда Үзәк чыршы янында уеннар үткәреләчәк.
Просмотров: 1408 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]