Главная » 2010 » Декабрь » 24 » Башлангыч мәктәп мөдирләре семинар киңәшмәсе
16:12
Башлангыч мәктәп мөдирләре семинар киңәшмәсе
      24 декабрь көнне Й.-Алан башлангыч мәктәбендә « Башлангыч сыйныф укучыларының тормыш кыйммәтләрен аңлавын һәм кабул итүен, әйләнә-тирәсендәге барлык нәрсәгә шәхси карашы формалашуның кайбер юллары » дигән темага башлангыч мәктәп мөдирләре семинар киңәшмәсе булып узды. Җитәкчеләр игътибарына 1,4 нче сыйныфларда әйләнә – тирә дөнья фәненнән «Туган якта үсемлекчелек» темасына ( укытучы –Гасимова И.З.), 2,3 сыйныфларда әдәби уку фәненнән "Һәр фәннәр дә мактаулы” ( укытучы –Габдрахманова Й.Р.) дигән тема астында ачык дәресләр, «Туган ягым - бәхет чишмәсе» темасына класстан тыш чара тәкъдим ителде.
     Киңәшмә өлешендә Й. - Алан башлангыч мәктәбе мөдире Гасимова И.З. «Информацион-технологияләр аша укучыларның танып-белү сәләтен үстерү» диән темага чыгыш ясады. Дәресләргә анализлар ясалып уңай бәяләнде. Яңа стандартлар белән эшләү өчен кирәкле норматив документлар, икенче чирекне йомгаклау, Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрүгә әзерлек, укучыларның кышкы каникулларын уткәрү буенча (информацион методик үзәк методисты Сабирова Л.М.) чыгышлар тыңланды.
Просмотров: 635 | Добавил: admin | Рейтинг: 1.5/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]