Главная » 2012 » Февраль » 8 » Башлангыч сыйныф укытучылары семинары
14:22
Башлангыч сыйныф укытучылары семинары
    8 февраль көнне Килдебәк урта мәктәбендә «Башлангыч мәктәптә яңа буын федераль дәүләт стандартлары кертү процессында информацион технологияләр куллану» дигән темага башлангыч сыйныф укытучылары семинары булып узды. Укытучылар игътибарына 1 сыйныфта математика фәненнән «6,7,8,9 саннарын кушу» ( укытучы –Садриева Р.Б.), 2 сыйныфта әдәби уку фәненнән «Канаты бар, оясы юк, ят ояда баласы тук» ( укытучы –Нурмөхәмәтова Г.М.) темасына дәресләр каралды, "Күңелле инглиз теле” (укытучы –Мифтахова А.М.), "Сәнгатьле сөйләм” ( укытучы –Ибраһимова Д.И.) дәрестән тыш эшчәнлек панорамалары, «Уйныйбыз да, укыйбыз да!» (укытучылар –Хәлимова Г.Ф., Фатыйхова А.С.) темасына интеллектуаль уен, класстан тыш чара тәкъдим ителде. Киңәшмә өлешендә Килдебәк урта мәктәбе укытучыларының эшчәнлекләренә, ачык дәресләргә анализ ясалып уңай бәя бирелде.
Просмотров: 772 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]