Главная » 2015 » Март » 7 » Башваткыч – күңелле һәм файдалы уен.
10:59
Башваткыч – күңелле һәм файдалы уен.

  

Сәләтле балалар мәктәбендә әти – әниләр һәм укучылар белән бергә  чаралар бик еш үтә. 6 март көнне шундый чараларның чираттагысы  үтте -  5,6, 7 нче сыйныф укучылары һәм әти – әниләре өчен интеллектуал – күңел ачу уены “Башваткыч” үткәрелде. Бәйгедә 5 сыйныфтан Илназ Мавлявиев, 6А сыйныфыннан Ренат Ахтямов, 6Б сыйныфыннан Сиринә Вахитова, 7 сыйныфтан Тимур Багмановлар командалары көч сынады. Бәйге бик кызыклы үтте, барлык сорауларга да җавап табылды. Бәйрәм  укучыларның концерт номерлары белән үрелеп барды. Нәтиҗәләр буенча иң күп очко җыеп, 7 сыйныфтан Тимур Багманов командасы җиңү яулады. Һәр катнашучыга да бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. 

Просмотров: 722 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]