Главная » 2013 » Сентябрь » 1 » Белем бәйрәме белән!
12:42
Белем бәйрәме белән!
  1 сентябрьда районның мәгариф учреждениеләре үзләренең укучыларын кабул итеп алды. 350 укучы тәүге тапкыр белем иленә аяк басты. Һәр мәктәптә бүгенге бәйрәм иртәсе тантаналы төстә башланып, аерым сценарий нигезендә алып барылды. Белем бәйрәме авыл җирлеге имамнарының юлламасы белән башланып китте. Тантанада шулай ук авыл җирлеге башлыклары, күмәк хуҗалык җитәкчеләре, район администрациясе һәм мәгариф бүлеге вәкилләре катнашып укучыларга, мәктәп коллективларына үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр.               
                   Бүген район үзәгендә сәләтле балалар өчен фәннәрне тирәнтен үзләштерүче интернат- мәктәп үз укучыларын кабул итеп алды. Шулай ук бүген Оет авылында башлангыч мәктәпне, балалар бакчасын, фельдшер – акушерлык пунктын үз эченә алган социаль объект та файдалануга тапшырылды. 
Просмотров: 609 | Добавил: Vener@dl | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]