Главная » 2013 » Октябрь » 24 » "Белем җәүһәрләре"
10:06
"Белем җәүһәрләре"
 

Татар телендә ясалган, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны популярлаштыру, әлеге интернет-ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан, җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыяте инициативасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татнетны үстерү фонды һәм күп санлы иганәчеләр ярдәме белән оештырылучы "Белем җәүһәрләре" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесендә Явлаштау урта мәктәбенең http://marsila.org.ru/ сайты "Белем җәүһәре" дигән дәрәҗәле исемгә лаек булды. Шакирова Масилә Мәҗит кызы җитәкләгән әлеге сайт "Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясендә җиңү яулады. "Белем җәүһәрләре-2013" бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү 14нче октябрь көнне Галиәсгар Камал театры бинасында үтте.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы, Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, бәйгенең жюри рәисе Вәлиев Разил Исмәгыйль улы җиңүчеләрне котлап,  ТР Мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттәхов, ТР Мәдәният министры А.М.Сибагатуллин, "Белем.ру" ҖЧҖ һәм Татнетны үстерү фонды директоры Р.М.Гатауллин имзалаган I дәрәҗә грамота, PocketBook "Touch 2" электрон китабы, укыту-тәрбия эшчәнлеге өчен бик файдалы материаллар тупланган китаплар, Г. Камал театрына чакыру кәгазе һәм махсус "IT өлкәсендә белем җәүһәре" билгесе
тапшырды.  Шуларга өстәп, шагыйрә Флёра  Тарханова җиңүчеләрне тәбрикләп, үзенең яңа гына "табадан төшкән" китапларын бүләк итте...

Просмотров: 567 | Добавил: Profsouz | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]