Главная » 2012 » Январь » 13 » Беренче яртыеллык буенча район педагогик советы
17:55
Беренче яртыеллык буенча район педагогик советы

  Бүген 13 январь көнне агымдагы уку елының I яртыеллыгы бунча нәтиҗәләр ясау һәм алда торган мөһим мәсьәләләрне чишү юлларын билгеләү буенча район мөгаллимнәренең педагогик киңәшмәсе үткәрелде. Мәгариф бүлеге җитәкчесе И.Ф.Шакиров башкарылган эшләр, куанычлы нәтиҗәләр белән беррәттән мәгариф өлкәсендәге кимчелекләр, проблемаларга да тукталды, аларны оператив чишү юлларын билгеләргә кирәклегенә басым ясады. Киңәшмә эшендә Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миннеханов, Башкарма комитеты җитәкчесе Р.М.Гасимов катнашты. Рәис Нургалиевич мәгариф өлкәсенең һәр тармагына аерым тукталып мөһим мәсьәләләрнең чишү юлларын ассызыклады, педагоглар алдына заманча эшләү, югары нәтиҗәләргә ирешү өчен бурычлар куйды.

Просмотров: 654 | Добавил: Vener@dl | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]