Главная »
2012 »
Февраль »
28 » Әбрар Кәримуллин исемендәге республикакүләм фәнни – гамәли конференция
23:57 Әбрар Кәримуллин исемендәге республикакүләм фәнни – гамәли конференция |
28 февраль көнне Саба гимназиясе базасында күренекле галим, тел белгече Әбрар Кәримуллинның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган республикакүләм фәнни – гамәли конференция үткәрелде. Конференция эше 9 секцияда алып барылды. 23 районнан һәм Казан шәһәре мәктәпләреннән 121 укучы катнашып гуманитар өлкәдәге эзләнү эшләре белән тәҗрибә уртаклаштылар. Конференция эшендә Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институты галимнәре: Ләйлә Минһаҗева, Мөслимә Шәкүрова, Ләйлә Хасанова, Алсу Вафина, Луиза Җамалиева, Әлфинур Нәҗипова, Ольга Смирновалар катнашып укучылар чыгышына югары бәяләмә бирделәр.
|
Просмотров: 830 |
Добавил: Vener@dl
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[
Регистрация |
Вход ]