Главная » 2015 » Март » 26 » Әбрар Кәримуллин исемендәге республикакүләм фәнни – гамәли конференция
09:24
Әбрар Кәримуллин исемендәге республикакүләм фәнни – гамәли конференция

    

25нче март көнне Саба гимназиясе базасында күренекле галим, тел белгече Әбрар Кәримуллинның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган республикакүләм фәнни – гамәли конференция үткәрелде.  Конференцияне Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Гасимов Равил Мөбәрәк улы ачып җибәрде. Беренче турга Татарстанның төрле районнарыннан 217 эш килеп,  шулардан 143 эш икенче турга узган иде. Икенче турга узган укучылар гуманитар өлкәдәге эзләнү эшләре белән тәҗрибә уртаклаштылар. Конференция эшендә Казан федераль университеты галимнәре: Фәрит Яхин, Әлфия Мотыйгуллина, Әлфинур Нәҗипова, Гөлназ Гайнуллина, Эльзара Гафиятова, Гөлшат Хәйретдинова һәм Айдар Галимуллиннар  катнашып укучыларның чыгышларына югары бәя бирделәр.

Просмотров: 711 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]