Главная » 2016 » Ноябрь » 24 » Бу көннәрдә бар дөньяда “Дөньякүләм эшмәкәрлек атналыгы” үткәрелә.
16:17
Бу көннәрдә бар дөньяда “Дөньякүләм эшмәкәрлек атналыгы” үткәрелә.

Укучыларга  белем һәм тәрбия бирүдә бүгенге шартларда һөнәри юнәлеш һәм өстәмә белем бирүгә игътибар итү мәгариф өлкәсенең төп бурычы булып тора. Бу көннәрдә бар дөньяда “Дөньякүләм эшмәкәрлек атналыгы” үткәрелә. Шул уңайдан Саба гимназиясендә Икшермәнең “Мөхәммәтшин” фермер хуҗалыгы җитәкчесе Мөхәммәтшин Зөфәр Зиннәт улы белән очрашу узды. Очрашуга 10 нчы сыйныф укучылары чакырылган иде. Җитәкче аларга эшмәкәрлекнең бүгенге көндәге актуальлеген, бу хезмәтнең үзенчәлекле якларын һәм бу юнәлештә эшләр өчен үзеңне ничек әзерләргә кирәклеген ассызыклап аңлатты. Укучылар өчен бу очрашу бик файдалы узды. Киләсе уку атнасында укучылар үзләре дә Саба районының бер эшмәкәре турында видиоролик эзерләргә йөкләмә алдылар. 

Просмотров: 342 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]