Главная » 2014 » Август » 5 » Булышалар төрле яклап - булсын матур дип мәктәп
08:39
Булышалар төрле яклап - булсын матур дип мәктәп

 

Җәйге каникул инде ахырына якынлаша. Алдагы уку елына әзерлекнең исә иң кызган чагы. Мәктәпләрдә бүген тулы көченә төзекләндерү эшләре кайный.
Моннан өч ел элек, 30 ел һәм аннан да элегрәк төзелгән белем учакларын яңартуны күздә тоткан махсус программа тормышка ашырыла башлады. “Үз мәктәбеңә ярдәм ит” проектының да файдасы булды – күп кенә уңышка ирешкән кешеләр үзләрен көндәшлеккә сәләтле шәхес итеп тәрбияләгән уку йортларына булыша.
Белүебезчә, ел саен мәктәпләрне капиталь төзекләндерүгә республика һәм район бюджетыннан акчалар бүлеп бирелә. «Үз мәктәбеңә булыш!» акциясе дә киң колач җәеп, күп кенә уку йортлары өчен чын бүләк булды. Бу башлангыч кысаларында эшмәкәрләр, эре предприятие җитәкчеләре, гомумән, теләгән һәр кеше үзе укыган мәктәбенә булыша ала. Акция узган елда Президент Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән барлыкка килде һәм зур популярлык алды. Әйтик, былтыр безнең районда хәйриячеләр мәктәпләренә 1698803 сумлык ярдәм күрсәтте. Быел да бу күркәм традиция дәвам иттерелә. 2014 елның беренче ярты еллыгында акциядә 31 спонсор катнашкан.

Просмотров: 514 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]