Район педагогларының традицион август киңәшмәсе кысаларында фәннәр буенча секция эшләре оештырылды. 19 августта технология, тормыш иминлеге нигезләре, физкультура, информатика, химия – биология, татар теле фәннәреннән, 20
августта тарих, рус теле, математика, физика, тормыш иминлеге нигезләре, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, география, рәсем, җыр, мәктәп китапханәчеләре секция эшләренә җыелды. Секция эшләрендә 2009/10 уку
елына нәтиҗә ясалды, төрле бәйгеләрдә җиңучеләр буләкләнде, шулай ук
2010/ 11 уку елына бурычлар йөкләнде. Дәүләт стратегиясе, IIбуын укыту программалары турында сүз
алып барылды, фикер алышынды, булган проблемалар бергәләп хәл ителде. Секция эшләре 23 августта башлангыч класслар, чит телләр, класс җитәкчеләре, 27 августта озынайтылган көн тәрбиячеләре, өстәмә белем педагоглары өчен
дәвам итәчәк. |