Главная » 2013 » Октябрь » 30 » “Чын мирас” журналы хезмәткәрләре белән очрашу
11:11
“Чын мирас” журналы хезмәткәрләре белән очрашу
 

29 нчы октябрь көнне Балалар иҗат үзәгенең актлар залында  "Чын мирас” журналы хезмәткәрләре белән очрашу узды. Әлеге чарага шагыйрь, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты,  "Чын мирас”  журналының баш мөхәррире Илфак Мирза улы Ибраһимов (МөхәммәтМирза), баш мөхәррир урынбасары, филология фәннәре кандидаты Рамил Гомәр улы Ханнанов, тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының урта гасырлар тарихы бүлеге мөдире, тарих бүлеге мөхәррире Ленар Илгиз улы Гобәйдуллиннар килгән иде.

Очрашуда райондагы барлык мәктәпләрдән китапханәчеләр, татар теле һәм тарих укытучылары, район үзәгендәге мәктәпләрдән югары сыйныф укучыларыда катнашты.Чара барышында сабалылар кунакларга үзлерен кызыксындырган сорауларын бирделәр,теләкләрен җиткерделәр. Очрашу күңелле узды.
Просмотров: 1267 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]