Главная » 2011 » Декабрь » 1 » Директорлар киңәшмәсе
10:08
Директорлар киңәшмәсе

30 ноябрь көнне Килдебәк урта мәктәбе базасында районның мәктәп директорлары өчен семинар - киңәшмә уздырылды. Мәктәп җитәкчеләре игътибарына ачык дәресләр панорамасы тәкъдим ителде: 5 сыйныфта класстан тыш уку дәресе, укытучы – Латипова Р.А.; 8 сыйныфта математика дәресе, укытучы – Фазылова Г.Г.; 10 сыйныфта тормыш иминлеге нигезләре дәресе, укытучы – Хәлимов И.Г.; 7 сыйныфта биология дәресе, укытучы – Мөхәрләмов Р.Г. Шулай ук семинарда катнашучылар иҗади бәйгеләрдә катнашып җиңүгә ирешкән укучылар чыгышы белән дә таныштылар. Киңәшмә өлешендә математика һәм рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханнары форматында үткәрелгән репетицион тест нәтиҗәләре, "Безнең яңа укытучы”, "Иң яхшы укытучы” республика конкурсларында катнашу тәртибе, II буын Федераль дәүләт гомумбелем бирү стандартлары нигезендә укыту, район олимпиадалары нәтиҗәләре буенча сөйләшү алып барылды. Киңәшмәне мәгариф бүлеге И.Ф.Шакиров йомгаклады, ул өстәмә белем бирү, түгәрәкләр эшчәнлеге мәсьәләләренә, киләсе уку елында мәктәпләрнең кадрлар белән тәэмин ителүенә, бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлекне арттырырга кирәклегенә басым ясады.

Просмотров: 637 | Добавил: Vener@dl | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]