Главная » 2012 » Март » 12 » “Дулкыннар 2012” конкурсы нәтиҗәләре
14:05
“Дулкыннар 2012” конкурсы нәтиҗәләре
 
Республикабызның талантлы яшьләрен барлау, үстерү максатыннан һәрдаим төрле конкурслар үткәрелә. Шулар арасыннан иң күләмлесе һәм, татар халкының милли мирасын барлау максатыннан, иң әһәмиятлесе булып "Дулкыннар” конкурсы тора. Әлеге конкурс быел 7 нче тапкыр үткәрелде һәм татар халкының бөек композиторы Мансур Мозаффаровның 110 еллыгына багышланды. Конкурсның финал этабы 5 март көнне Казанда "Ак барс” яшьләр үзәге бинасында үткәрелде. Биредә республикабызның 22 районныннан 300 дән артык укучы катнашып, көчләрен сынады. Финалда призлы урын алган укучылар 6 март көнне конкурсның гала – концертында чыгыш ясап, бүләкләү тантанасында катнашты. Безнең укучыларыбыз бу конкурста актив катнашып, матур нәтиҗәләр күрсәттеләр. Вокал номинациясендә Юлбат урта мәктәбе укучысы Мансуров Райнур "Тамашачы мәхәббәте” номинациясендә (кечкенәләр төркемендә) җиңү яулады, Олы Арташ төп мәктәбе укучысы Закирова Ләйлә 3 дәрәҗә призлы урын алды (кечкенәләр төркеме). Җитәкчеләре Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Фәрит Аубакиров. Нәфис сүз номинациясендә кечкенәләр төркемендә Саба гимназиясенең 5 сыйныф укучысы Мусина Ләйсән (җитәкчесе Гиниятуллин Юныс Нәкыйпович) һәм студентлар арасында Гүзәлова Альбина 3 дәрәҗә призлы урын яуладылар. Ә Тимершык урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Фәннур Фатыйхов Нәфис сүз номинациясендә абсолют җиңүче итеп табылды һәм конкурсның Гран – приына лаек булды. Җитәкчесе Нуруллина Зәмфирә Фәнәвиевна. Конкурсның гала – концерт программасын Альбина Гүзәлова һәм Фәннүр Фатыйховлар алып барды. Мансур Мозаффаровның тормыш юлын һәм иҗатын чагылдыручы рәсемнәр арасында да җиңүче буларак Завод –Нырты урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Шәймиев Булат бүләкләнде. Җитәкчесе Шәймиева Айгөл Таһировна. Җиңүчеләргә диплом, грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
Просмотров: 880 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]