Главная » 2012 » Апрель » 18 » “Ел тәрбиячесе - 2012”
08:58
“Ел тәрбиячесе - 2012”
2012 елның 12 апрелендә Саба мәдәният йортында "Ел тәрбиячесе” бәйгесе булып узды. Бу бәйгене үткәрү хакында Татарстан Республикасы Мәгариф Министрлыгы агымдагы елның март аенда игълан итте. Бәйге район күләмендә оештырылды, ул ике турдан торды.Беренче турга һәр тәрбияче район мәгариф бүлегенә үзенең иҗади лабораториясен бер папкага туплап тапшырды. Саба муниципаль районының барлыгы 43 мәктәпкәчә белем бирү учреждениясеннән 20 тәрбияче беренче тур нәтиҗәләре буенча җиңүче дип табылды. Икенче тур - финал өлеше Саба мәдәният йорты кысаларында жюри рәисләре каршында үтте. Финалда тәрбиячеләребезнең иң-иңнәре - жиде тәрбияче көч сынашты: Галимова Гөлсәрия Хадимулловна- Сабаның №1 « Шатлык» балалар бакчасы тәрбиячесе, Галимуллина Хания Муллануровна – Шәмәрдәннең «Салават купере» бакчасы тәрбиячесе, Самигуллина Эльмира Тимергаяновна - Иштуганның «Березка» бакчасы тәрбиячесе, Багутова Назира Миннахметовна – Евлаштауның «Ромашка» бакчасы тәрбиячесе, Мухаметшина Серинә Садретдиновна – Сабаның №4 «Кынгырау» бакчасы тәрбиячесе, Халиуллина Гүзәл Нурулловна – Сабаның №2 « Әллуки» бакчасы музыка җитәкчесе, Загидуллина Ләйсән Хадиевна - Сабаның №5 «Бэлэкэч» бакчасы тәрбиячесе. "Ел тәрбиячесе – 2012” исеменә Сабаның №2 « Әллуки» бакчасы музыка җитәкчесе- Халиуллина Гүзәл Нурулловна лаек булды. Жиңүчеләргә район башлыгы Рәис Нургали улы Минниханов акчалата бүләкләр һәм грамоталар тапшырды.
         FLASH версия
 
Просмотров: 733 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 1.5/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]