Главная » 2010 » Октябрь » 26 » Елның иң яхшы тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы – 2010
15:14
Елның иң яхшы тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы – 2010
26 октябрь көнне комиссия тарафыннан "Елның иң яхшы тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы – 2010” конкурсына килгән 8 укытучының эше каралды. Нәтиҗәдә 3 укытучының эшчәнлеге буенча иң күп балл җыелды. Алар:
 - Шәмәрдән лицееның тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гатауллина Энҗе Ильнуровна
 - Лесхоз урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Әгъләмҗанов Рим Камилович
 - Эзмә урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Сөләйманова Наилә Мансуровна
    Бу укытучылар район этабы конкурсының 2 нче турына үттеләр. Әлеге укытучыларны җиңүләре белән тәбрик итәбез! Аларга алга таба да иҗади уңышлар теләп калабыз!
Просмотров: 598 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]