Главная » 2017 » Май » 12 » Фән олимпиадаларында уңышларга ирешкән укучыларны һәм “Ел укытучысы 2017” конкурсында югары нәтиҗә күрсәткән мөгаллимнәрне тәбрикләу
08:40
Фән олимпиадаларында уңышларга ирешкән укучыларны һәм “Ел укытучысы 2017” конкурсында югары нәтиҗә күрсәткән мөгаллимнәрне тәбрикләу

    

         11 нче май көнне район мәдәният йортында район һәм республикакүләм фән олимпиадаларында катнашып, җиңү яулаган район укучыларын, мөгаллимнәрен хөрмәтләү тантанасы узды. Укучыларны, аларны бу җиңүләргә әзерләгән мөгаллимнәрен, балалары өчен ут йотып, уңышларына сөенеп яшәүче әти-әниләрен Мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән муниципаль район башлыгы Миннеханов Рәис Нургали улы тәбрикләде.

         Агымдагы уку елында Бөтенроссия фән олимпиадаларының республика  һәм регионлаь этапларында районыбыздан 54 укучы призер,  Бөтенроссия этабының йомгаклау этабында 1 укучы призер, республикакүләм “Путь к Олимпу” олимпиадасында 8 укучы,  Татар теленнән V халыкара олимпиадада 4 урын алуга ирештеләр.

         Күркәм традиция буларак, район hәм республика олимпиадаларында иң күп җиңү яулаган мәктәпләр дә билгеләнеп үтелде:

3 урын – Эзмә урта мәктәбе. Бу уку елында әлеге мәктәпнең муниципаль этапта 10 җиңүче, 4 призер укучысы,

Региональ этапта 1 призер, Республика  этабында 1җиңүче, 3 призер, ”Путь к олимпу” олимпиадасында 1 призер  укучысы бар.

Директоры –Шаймарданов Айнур Нургалиевич

Урынбасары –Галиева Гөлназ Муллагалиевна.

2 урын – Олы Арташ төп мәктәбе. Бу уку елында әлеге мәктәпнең муниципаль этапта 5 җиңүче, 6 призер укучысы, республика  этабында 1 призер укучысы бар.

Директоры –Газиянова Гөлнур Вакифовна

Урынбасары –Давлетова Ландыш Альбертовна

1 урын –Олы Кибәче урта мәктәбе. Муниципаль этапта  13 җиңүче,  14 призер укучысы, республика (яки региональ) этабында 1 җиңүче,  4 призер укучысы  бар.

Директоры –Мөхәммәтҗанов Рәлиф Ринатович

Урынбасары – Габдулхаева Рәсимә Рафиковна.

        Шулай ук агымдагы уку елында Бөтенроссия фән олимпиадаларының район этабында  102 урыны, республика  һәм региональ этабында районыбыздан 3 укучы җиңүче, 22 призер,  Бөтенроссия этабының йомгаклау этабында 1 укучы призер булуга ирешкән, ”Путь к олимпу” олимпиадасында 7 урын яулаган  Сәләтле балалар интернат -  мәктәбе дә бүләкләнде.

Директоры –Билалова Ләйсән Ракиповна

Урынбасары– Гузялова Олеся Марселевна

        Байкиев Кави Сәлим улы исемендәге Икшермә кадет – интернат мәктәбе 2013нче елдан эшләп килә. Шул дәвердә ул үзен Татарстан Республикасының  башка кадет мәктәпләре арасында патриотик тәрбия һәм әзерлек буенча  алдынгылардан булуын раслап килә. 2015, 2016 нчы елларда Республикакүләм хәрби-патриотик уеннарда җиңүче булып  Севастополь һәм Волгоград шәһәрләрендә республика данын яклады. Волгоградта Россиянең 49 регионыннан килгән командалар арасында призёр булып кайтты. 2017 нче елда мәктәп командасы республика ярышларында  өч тапкыр 1 урынга лаек булды.  10 май көнне тәмамланган Бөтенрәсәй күләм ярышта кадетлар 45 медаль һәм 2 кубок яулап кайтты. Шушы ярышларга әзерләнгән визитка 9 май көнне Җиңү парадында почётлы кунакларга күрсәтү дәрәҗәсенә лаек булды. Бу команданы әзерләүдә зур өлеш керткән мәктәп директоры Галияхметов Роберт Рәшитович та тәбрикләнде.

Просмотров: 689 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]