Главная » 2014 » Апрель » 11 » Физика укытучыларының район семинары
16:00
Физика укытучыларының район семинары

  

Бүген, 11 апрель көнне, Курсабаш урта гомумбелем бирү мәктәбендә физика укытучылары өчен “Хәзерге заман шартларында укучыларга астрономик белем һәм күнекмәләр бирү үзенчәлекләре” дигән темага семинар үтте. Семинар кысаларында Курсабаш урта гомумбелем бирү мәктәбенең физика укытучысы Юсупов З.З. укучылар белән Ю.А.Гагаринның тууына 80 ел тулуга һәм В.В.Терешкованың космоска очуына 50 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференция үткәрде, астрономиядән мәсьәләләр чишү буенча мастер-класс күрсәтте, укучыларга астрономик белем һәм күнекмәләр бирү үзенчәлекләре турында үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Шулай ук семинар барышында Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбенең физика укытучысы, район методик берләшмәсе җитәкчесе Рахимов Р.М. физикадан БДИ мәсьәләләрен чишү буенча мастер-класс күрсәтте. Саба гимназиясенең физика укытучысы Гарифуллин Р.М. “КАИ-Лазер” һәм “Дом занимательной науки и техники”да укучылары белән экскурсия вакытында алган тәэсирлэре белән уртаклашты. Мәгариф идарәсе методисты Давлетшина Г.Ф. 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен физика фәненнән үткәрелгән репетицион тестирование нәтиҗәләре белән таныштырды, алда торган бурычларга тукталды.

Просмотров: 598 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]