Главная » 2016 » Февраль » 16 » Герой – шагыйрь Муса Җәлилне искә алдык
09:10
Герой – шагыйрь Муса Җәлилне искә алдык

Бүген, 15 нче февраль көнне, Сәләтле балалар мәктәбендә  халкыбызның танылган шагыйре Муса Җәлилгә багышланган әдәби-музыкаль кичә булды.  Кичәнең беренче өлешендә  китапханәче Эльвира Каримуллина шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды. Икенче кисәктә Муса Җәлилнең шигырьләрен сәнгатьле сөйләүчеләр бәйгесе (конкурс) булды. Бу бәйгедә 4-5нче сыйныф укучылары катнашты.Жюри әгъзалары  иң сәнгатьле шигырь сөйләүчеләрне грамоталар белән бүләкләде:

3 урын -  Мавлявиев Нургиз, Галиакберова Гөлнара.

2 урын – Сагитова Фәридә

3 урын -  Валеева Камилә

Ахырдан барлык укучылар Муса Җәлилгә багышланган җыр җырладылар

 

Просмотров: 597 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]