Главная » 2012 » Апрель » 2 » II республикакүләм Г.Тукай исемендәге “Теле барның – иле бар” сәнгатьле сөйләүчеләр конкурсы
08:34
II республикакүләм Г.Тукай исемендәге “Теле барның – иле бар” сәнгатьле сөйләүчеләр конкурсы
28 март көнне Балалар иҗат үзәгендә II республикакүләм Г.Тукай исемендәге "Теле барның – иле бар” сәнгатьле сөйләүчеләр конкурсының район этабы үткәрелде. Әлеге конкурс яшь буынны милли – мәдәни кыйммәтләр һәм татар поэзиясе дөньясына җәлеп итү, әхлакый – эстетик сыйфатларны үстерү, укучыларны иҗади эшчәнлеккә тарту, Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты мисалында патриотик һәм милли үзаң тәрбияләү, Ватан, туган якка мәхәббәт хисен үстерү максатыннан үткәрелде. Конкурсантлар татар шагыйрьләренең татарча язылган һәм русчага тәрҗемә ителгән шигырьләрен сөйләделәр. Жюриларга да эш җиңелләрдән булмады: 4 сәгать барган ярышта 114 укучы көч сынады. Нәтиҗәләр тубәндәгечә билгеләнде:
1-4 сыйныфлар арасында (татарча сөйләүчеләр арасында)
1 урын – Вәлиева Алсу (Олы Арташ төп мәктәбе)
2 урын – Галиәхмәтова Зәринә (Олы Кибәче урта мәктәбе)
3 урын – Минанхуҗин Илфир (Бигәнәй башлангыч мәктәбе)
 
1-4 сыйныфлар арасында (русча сөйләүчеләр арасында)
1 урын – Тимерова Айсылу (Югары Симет урта мәктәбе)
2 урын – Хәбибрахманов Әлфис (Олы Арташ төп мәктәбе)
3 урын – Маканова Эльвина (Иштуган урта мәктәбе)
 
5-8 сыйныфлар арасында (татарча сөйләүчеләр арасында)
1 урын – Газизова Зилә (Олы Кибәче урта мәктәбе)
2 урын – Зиннәтова Әдилә (Шекше урта мәктәбе)
3 урын – Мусина Ләйсән (Саба гимназиясе)
 
5 - 8 сыйныфлар арасында (русча сөйләүчеләр арасында)
1 урын – Джумова Алинә (Сатыш урта мәктәбе)
2 урын – Сабитова Ләйсән (Икшермә урта мәктәбе)
3 урын – Фазылова Зәринә (Тимершык урта мәктәбе)
 
9 - 11 сыйныфлар арасында (татарча сөйләүчеләр арасында)
1 урын – Шагиев Илдар, Касимова Зөһрә, Сафина Рисәнә (Олы Шыңар урта мәктәбе)
2 урын – Фатыйхов Фәннур (Тимершык урта мәктәбе)
3 урын – Арикеева Илүсә (Завод –Нырты урта мәктәбе)
 
9 – 11 сыйныфлар арасында (русча сөйләүчеләр арасында)
1 урын – Мирочев Руслан (Олы Арташ мәктәбе)
2 урын – Шакиров Алмаз (Явлаштау урта мәктәбе)
3 урын – Хәсәншин Илфат (Икшермә урта мәктәбе)
 
Һәр катнашучыга да "Рәхмәт хаты” һәм "Фатиха” татар – мөселман балалары өчен календарьләр тапшырылды. 1 урын алган укучылар 16-17 апрель көннәрендә конкурсның финал этабында чыгыш ясаячаклар. Финал ярышлары Казанда Марсель Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортында үтәчәк. Бүгенге конкурс җиңүчеләрен 3 апрель көнне Балалар иҗат үзәгенең актлар залында үтәчәк бүләкләү тантанасында көтеп калабыз.
 

Просмотров: 740 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]