Главная » 2013 » Июль » 18 » «Кояшкай» лагереның «Техник иҗат» сменасында III көн
09:55
«Кояшкай» лагереның «Техник иҗат» сменасында III көн

Бүген "Кояшкай” лагеренда "Техник иҗат һәм инглиз теле” сменасының ачылу тантанасы булды. Бәйрәмдә Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Шарафиев Таһир Габдрахманович, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Шакиров Илфат Фоатович катнашты.
Техник иҗат атнасының өченче көне дә бик кызыклы һәм нәтиҗәле үтеп китте.
Балалар кино төшерүнең теория нигезләренә генә төшенеп калмыйча, шулай ук үзләренең белемнәрен практикада да ныгыттылар. Кулларына фотоаппарат һәм видеокамера тотып калган группада эшләүчеләрне төшереп йөрделәр.
Бер төркем балалар бик зур кызыксыну белән робот техникасы күнекмәләре алалар, бер-берсен уздыра-уздыра күбрәк функцияле роботлар ясыйлар. Егетләр бу түгәрәкнең мәктәпләрдә дә булуын телиләр.
Шулай ук мастер-кондитер Нурия Галимовна җитәкчелегендә бисквит ясау, төрледән-төрле пироглар пешерү серләренә өйрәнделәр. Аеруча балаларга "Сметанник” пирогы ошады. Көннән-көн балаларның аш-су әзерләү серләре белән кызыксынулары арта.
Шулай ук бүгенге кичке чара "Реклама фестивале” балаларның күңелендә матур бер хатирә булып калды.
Просмотров: 550 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]