Главная » 2013 » Июнь » 14 » Икшермә авылын гөрләтеп, «Кояшкай» лагере үз эшен дәвам итә
11:47
Икшермә авылын гөрләтеп, «Кояшкай» лагере үз эшен дәвам итә

Икшермә авылын гөрләтеп, «Кояшкай» лагере үз эшен дәвам итә, балаларның һәр көне күңелле һәм кызыклы үтә. Әйдаманнар тарафыннан да балаларның ялы рәхәт һәм файдалы үтсен өчен күп көч куела. Төрле урыннарга экскурсиягә бару планлаштырылган. 11 нче июнь көнне, кадет сменасы Свияжск музей-тыюлыгына сәяхәткә барып кайтты. Балаларны Свияжск шәһәре, аның үткәне, бүгенгесе белән таныштырдылар. Балалар өчен атта йөрү, төрледән-төрле кызыклы урыннарда булу оештырылган. Шулай ук 17 нче июнь көнне Болгар Дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгына бару планлаштырыла. "Нарат” боз сараенда да балалар рәхәтләнеп ял итеп кайталар. Гомумән алганда, "Сабантуй”, "Нептун”, "Хеллуин”, "Аҗаган” кебек чаралар балаларның күңеленә хуш килә.
Просмотров: 522 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]